Сөю хаты

Категория: көе сүзләре

Күзләреңдә синең минем күзләр,
Моңнарың да синең минекеләр.
Елмаюың, сөйләшүең, көнләшүең
Минекедер, минекедер — минекеләр.

Әйтерсең лө бер болытның яңгыры без,
Бер үк күкнең икебез дә бер кояшы.
Нурлануың, җорлануың, хурлануың
Минекедер, минекедер — хак күз яшең.

Төннәремдә синең белән саташамын,
Сиңа барып, сине эзләп адашамын.
Яшел күзлем, сеңлем, диеп мин шашамын,
Ләкин сине күрү белән, яр, качамын!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »