Киленле йорт

Киленле йорт котлы була,
Балкып тора өй эче.
Уңганлыкка олы сынау
Яшь киленнең һәр эше.

Киленле йорт котлы була, —
Әйдүк түрдән үтегез.
Безнең килен әзерләгән
Сыйдан авыз итегез.

Киленле йорт котлы була,
Өйгә сабыйлар туа.
Шул сабыйлар белән бергә
Өйгә куаныч тула.

Киленле йорт котлы була,
Килен төшсен һәр йортка.
Авылыбыз балкып торсын
Килен кабызган котка.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »