/«Гашыйклар тавы» спектакленнән/
Барсы да узганнар,
Барсы да үткәннәр,
Элек тә кочканнар,
Кочкан-үпкеннөр.
Таһирлар киткәннәр.
Зөһрәләр көткәннәр,
Барсы да узганнар,
Барсы үткәннәр.
Өзелеп көткәннәр,
Түземнәр, сабырлар
Гашыйклар тавында
Мәңгегә калырлар.
Барсы да узганнар,
Барсы да үткәннәр,
Гашыйклар ярларын
Сагынып көткәннәр.
Егетләр киткәннәр,
Яшь кызлар көткәннәр,
Барсы да узганнар,
Барсы үткәннәр.
Өзелеп көткәннәр;
Түземнәр, сабырлар
Гашыйклар тавында
Мәңгегә калырлар.
Ә безнең мәхәббәт
Узмаган, алдадыр,
Гашыйклар тавында
Кавышыр таңдадыр.
Җил булып исәрмен,
Су булып агармын,
Мин сине югалтмам,
Эзләп табармын.
Өзелеп көткәннәр,
Түземнәр, сабырлар
Гашыйклар тавында
Мәңгегә калырлар!