Кайтыр идем яшьлек языма (беренче вариант)

Яшьлек язым инде артта калды,
Ник ашыгам гомер көземә?
Әй елыйсы иде, малай булып
Йөзне куеп өнкәй тезенә.

Яшьлек язым инде артта калды,
Еллар үткән йөзгә эз сызып.
Әй елыйсы иде, малай чакның
Сүнгән учакларын кабызып.

Яшьлек язым инде артта калды
Хатирәләр белән языла.
Язлар саен, кошлар кайткан кебек,
Кайтыр идем яшьлек языма.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.6 (5 голосов)
« »