Карама син йолдызларга

Карама син йолдызларга,
Алар бит берни белми.
Сөюен үзе белмәгән
Йолдыздан беләмени?!

Ә йолдызлар, йолдызлар,
Сүнәләр дә балкыйлар.
Җирдәге гашыйклар серен
Алар бары саклыйлар.

Карама син йолдызларга,
Нәрсәдер өмет итеп.
Күз сал, сылу, янәшәңдә
Бер егет тора көтеп.

Ә йолдызлар, йолдызлар,
Сүнәләр дә балкыйлар.
Җирдәге гашыйклар серен
Алар бары саклыйлар.

Карама син йолдызларга,
Сорау бирмә аларга.
Тик йөрәгең юл күрсәтер
Мәхәббәтең табарга.

Ә йолдызлар, йолдызлар,
Сүнәләр дә балкыйлар.
Җирдәге гашыйклар серен
Алар бары саклыйлар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.3 (4 голоса)
« »