Идел кичтем, дәрья гиздем

Идел кичтем, дәрья гиздем,
Кереп киттем тугайларга, таллыкка.
Өзелә үзәк, яна йөрәк,
Янда сөйгән яр юкка.

Тугайларда печән чапсам.
Кулларым талыр инде.
Сөйгән ярым бик еракта,
Ятларга.калыр инде.

Идел кичтем, дәрья гиздем,
Җыйдым камыш тугайлардан, сазлыктан.
Имә башың, түкмә яшөң,
Дөнья малы азлыктан.

Тугайларда печән чапсам
Кулларым талыр инде.
Сөйгән ярым бик еракта,
Ятларга калыр инде.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »