Көт мине (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Язгы кичләр юмарт була
Сагышка, моңга.
Сагыш, моң, йөрәккә үтеп,
Әйләнә җырга,
Язгы хисләр күңелеңне
Дәшсәләр юлга,
Көтәрмен диген антың бар,
Ялгышма, уйла!

Яр буендагы каеннар
Яфраклар ярса,
Өй түрендәге сиреннөр
Ал чәчәк атса…
Тәрәз каршында бер шаян
Тальянын тартса,
Яман уйлар җанда уйнар,
Вәгъдәңне сакла.

Юллары ямансу диләр
Ялгыз чишмәнең.
Зәңгәр томаннар капласа
Яшьлек эзләрен,
Кинәт кәккүк тавыш бирсә,
Ак бәхет теләп.
Көт мине, яшәү бүләк ит
Көтүең белән.

Вакытлыча болыт каплау
Язмышның күген,
Бу бит әле мәңгелеккә
Аерылу түгел.
Сагынулардан чәчләреңә
Бәсләр төшсәләр,
Көт син мине, мәңге ышанмам
Көтми дисәләр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
« »