Хәтерлисең микән ул төнне?..

Категория: көе сүзләре

Ай нурында икәү су кердек,
Кул тотынып ярдан сикердек.
Колач җәеп җиңдек дулкынны.
Хәтерлисең микән ул төнне?

Керик әле шул елгага.
Кермәсәк тә шул ук суга.
Өр-яңадан гашыйк ич мин
Тагы сиңа, бары сиңа.

Бар йолдызлар сине күзләде,
Гүзәллегең күреп тезләндем.
Күкрәгеңдә дулкын уйнады,
Сиңа карап күзем туймады.

Ялгышны да, язмышны да
Юыйк әле агымсуда.
Өр-яңадан гашыйк ич мин
Тагы сиңа, бары сиңа.

Ай нурына манып күңелне,
Ерак ярга йөзеп күмелдең…
Бүген менә тагын түзмәдем,
Эзләреңне ярдан эзләдем.

Язмыш итмик ялгышларны,
Онытыйк әле барсын да.
Өр-яңадан гашыйк ич мин
Тагы сиңа, бары сиңа.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
« »