Язлар кайтты

Синең белән язлар кайтты миңа,
Җырлар килде язлар артыннан.

Гел башкача ачылып китте дөнья,
Гел башкача көнем балкыды.

Киң кырларга чыксам ялгыз йөрмим,
Кыр юлларым җырга тиң минем.

Юлларымда юлдаш җыр һәм кояш,
Уйларымда юлдаш син минем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (5 голосов)
« »