Сине уйлап күпме юллар үттем.
Сине уйлап чыктым кырларга.
Әрнүләрем йөрәк серләремне.
Исемеңне салдым җырларга.
Ул җырларны таулар кабатлады,
Алар ишетелде җилләргә.
Шуңа… җилләр сине эзләп,
Җир чигенә, ерак илләргә.
Яшьнәр яшен, моңлап агар елга
Ярларыннан ташып, ургылып.
Тик син минем ярсу йөрәгемдә
Сакланырсың сүнмәс моң булып.
Бу җыр Айдар Галимов, Венер Абдуллин репертуарында бар
«
»