Кайвакытта кояш кыздырса да,
Яңгыр яуса, җир дә сусамый.
Минем йөрәк синең ялкыныңда
Януыннан бер дә бушамый.
Йолдызларга кемнәр гашыйк булмас,
Ямь өстиләр алар дөньяга.
Син — җирдәге йолдыз минем өчен,
Күңел сине уйлап куана.
Яшәү көче бирә бу куаныч,
Аңлыйм төсле аны мин генә.
Йолдызлар да һаман балкып тормый,
Балкыйсың тик һаман син генә.