Көймә генә килә генә

Су буенда кыяк үлән,
Кыеп аласы иде;
Мәңге сагынмаслык итеп
Карап каласы иде.

Көймә генә килә генә,
Көймә генә килә генә,
Көймә генә килә генә,
Эзе юк;
Хаты гына килә генә,
Сүзе генә килә генә,
Сөйләшергә генә үзе юк.

Мәк чәчәкләре коела,
Былбыл кагынган саен;
Мәк чәчәкләренә карыйм,
Сине сагынган саен.

Көймә генә килә генә,
Көймә генә килә генә,
Көймә генә килә генә,
Эзе юк;
Хаты гына килә генә,
Сүзе генә килә генә,
Сөйләшергә генә үзе юк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.9 (8 голосов)
« »