Белә алмыйм сәбәп нидә,
Нигә миннән качасың?
Булыр-булмас дусларыңа
Яш(е)рен серең ачасың?
Судан чыктым — утка салдың,
Дөрләп яна йөрәгем.
Уйламаган идем һич тә —
Синнән хәсрәт күрәмен.
Һич беләлмыйм сәбәп нидә,
Нигә болай качасың?
Нигә инде уртак серне
Чит ятларга ачасың?!