Күңелле ял итегез

Ал шәфәкътә, алтын сыман
Кызарып, кояш бата.
Йолдызларга көлемсерәп,
Зәңгәр күктә ай калка.

Эштә үткәндер көнегез,
Ямьле булсын кичегез.
Ай сокланып йөрсен күктә,
Күңелле ял итегез.

Йөрәкләрне җилкендереп,
Яңгырый гармун чыңы.
Әйдә, дустым, вальс биик,
Ардырмыйк гармунчыны.

Очып әйләнәсе килә,
Яшьлекне канат итеп.
Таңны каршылыйсы килә,
Йолдызга барып җитеп!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (11 голосов)
« »