Кояш шәһәре

Ташкентта да төяп куймаганнар,
Мал табалар түгеп тир белән,
Күк капусы ачылганны көтеп,
Алданганнарны да мин беләм.

Ташкентта да күктән яумый кавын,
«Буш бәя» ул имеш-мимешләр…
Базарлары баен бай да аның,
Бик бәясез түгел җимешләр.

Ташкентта да икәү түгел кояш,
Берәү генә кояш анда да,
Сиңа һәрчак авыз ерып тормый
Бәхет кояшлары кайда да.

Ташкентта да өеп куймаганнар,
Өрек, хөрмә, кишмиш, йөземен,
Алма пеш дип, көтеп ятмый кеше
Эшләп таба нанын үзенең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4.5 (2 голоса)
« »