Үләннәргә чыклар төшеп,
Юа былбыл эзләрен.
Һушларымны ала язды
«Сөям» дигән сүзләрең.
Урман эчләрендә чишмә, —
Былбыл кунган ташына.
Сөюләрең чыннан булса,
Мин ризамын барсына.
Кара урман эчләренә
Кердем урау юллардан.
Ни күрсәк тә аерылмасын
Кулларыбыз куллардан.
Юл буйлары кара шомырт, —
Җимешләре җирләрдә.
Бәгърем, бергә булсак иде
Без алдагы көннәрдә.
Шомырты кара булса да,
Ак була чәчәкләре.
Ак шомырт чәчәкләредәй
Булсын киләчәкләре.