Көзге моң (беренче вариант)

Сизелми дә калды җәй узганы,
Күңелләрдә хәзер көз җыры.
Түтәлләрдә гөлләр моңаешкан,
Җиргә ява яфрак яңгыры.

Баш очымда казлар каңгылдаша,
Тавышлары үтә йөрәк аша.
Әллә алар кайтыр өчен китә,
Әллә мәңгелеккә саубуллаша.
Әллә алар кайтыр өчен китә,
Әллә мәңгелеккә саубуллаша.

Урман буйларында балан пешә,
Йолдыз итеп өзеп алырлык.
Көзләр дә бит килә үзләренчә,
Көзләрдә дә бар бит матурлык.

Баш очымда казлар каңгылдаша,
Тавышлары үтә йөрәк аша.
Әллә алар кайтыр өчен китә,
Әллә мәңгелеккә саубуллаша.
Әллә алар кайтыр өчен китә,
Әллә мәңгелеккә саубуллаша.

Кыш юллары озын, еллар кыска.
Яфраклары бик тиз коела.
Тормышының шул мәленә кеше
Әзерләнә гомере буена.

Баш очымда казлар каңгылдаша,
Тавышлары үтә йөрәк аша.
Әллә алар кайтыр өчен китә,
Әллә мәңгелеккә саубуллаша.
Әллә алар кайтыр өчен китә,
Әллә мәңгелеккә саубуллаша.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.4 (5 голосов)
« »