Күпме еллар, син, диеп, янам да көям:
Тик сине, сине генә өзелеп сөям.
Әмма син аңламыйсың, күрмисең, нигә?
Аһ, бу ялкынлы күңел ник шулай сөя?!
Исемеңне, бәгырем, армый кабатлыйм,
Сине искә алмыйча йокларга ятмыйм.
Син генә, сандугачым, күңелем тоя,
Йөрәгемдә коргансың гомерлек оя.
Өзгәләнә йөрәгем таң алларыннан,
Эзләп китәрдәй булам ил юлларыннан.
Ник син дә юксынмыйсың, сөеклем минем?
Мин бит синең язмышың, бәхетең синең…