/«Гашыйклар тавы» спектакленнән/
Сакла мәңгегә истәлегемне,
Исә юл җиле, аерылу җиле.
Сау бул, саф гөлем,
Зәңгәр яшьлегем,
Онытма мине!
Онытмам сине!
Калыр еракта Гашыйклар иле,
Кагылыр килеп яшьлегем җиле.
Кайтыр моң булып,
Әйтер мин булып:
Онытма мине!
Онытмам сине!
Тормыш юлында, гомерем соңында
Яшьлек дәфтәрен актарсаң иде…
Күңелең үсәр,
Исеңә төшәр:
Онытма мине!
Онытмам сине!