Яшермә син, иркәм, серләреңне

Яшермә син, иркәм, серләреңне,
Мин барыбер аңлыйм барын да.
Күңелеңдәге яшерен сөю уты
Күзләреңнән синең агыла.

Син кил әле, әкияттәге сыман,
Хыял белән чынны куш әле.
Зәңгәр кошым булып кер күңлемө,
Белми яшә көзләр, кышларны.

Яшермә син, иркәм, күзләреңне,
Мин барыбер күрәм барын да.
Электән дә моңсу күзләрең бит
Моңсулана төшкән тагын да.

Син кил әле, әкияттәге сыман,
Хыял белән чынны куш әле.
Зәңгәр кошым булып кер күңлемө,
Белми яшә көзләр, кышларны.

Яшермә син, иркәм, хисләреңне,
Мин барыбер аңлыйм барын да.
Безнең бәхет уртак булыр иде,
Әгәр булсаң мәңге янымда.

Син кил әле, әкияттәге сыман,
Хыял белән чынны куш әле.
Зәңгәр кошым булып кер күңлемө,
Белми яшә көзләр, кышларны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »