Кайт син миңа

Категория: көе сүзләре

Өмет кебек ап-ак көймәләрне
Гөрләвектә бергә агыздык,
Язлар килсә, чыгам урамнарга,
Гөрләвектә ага ялгызлык…

Йөрәкләрдән уртак ялкын алып,
Учакларны бергә кабыздык.
Учак булып янды безнең сөю,
Көле булып калды ялгызлык.

Шатлыклар да күрдем, кайгылар да,
Күрмәдем тик синнән явызлык.
Ә нигә соң каргыйм үткәннәрне? —
Явызлыкмы әллә ялгызлык?

Синең күзләр төсле сагышлы төн,
Синең шәүләң кебек ялгызлык.
Кайт син миңа. Уртак ялгызлыкны
Гөрләвектә бергә агызыйк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.2 (5 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »