Кем кемне гафу итәр

Категория: көе һәм сүзләре

Кем кемне эзләп тапты да,
Югалтты соң кем кемне?
Кем бүген ныграк сагына,
Моң-сагышлар кемнеке?

Йөрәктәге яраларның
Сызлавы, бәлки, бетәр.
Синме мине, минме сине,
Кем кемне гафу итәр.

Кемне кем газаплый һаман,
Кем үзәген кем өзә?
Кайсыбыз шулай сагына,
Кайсыбыз чак-чак түзә?

Йөрәктәге яраларның
Сызлавы, бәлки, бетәр.
Синме мине, минме сине,
Кем кемне гафу итәр.

Кемне кем чынлап яратты,
Кем вакытлыча гына.
Кем кемне шулай ташлады
Моң-сагыш кочагына.

Йөрәктәге яраларның
Сызлавы, бәлки, бетәр.
Синме мине, минме сине,
Кем кемне гафу итәр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (6 голосов)
« »