Син минем таңгы җырым

Категория: көе сүзләре

Сискәндерә мине синең
Җилләр булып исүең.
Сайрар кошлар берөзлексез
Кабатлыйлар исемең.

Таң калдыра мине синең
Сөюдә сабырлыгың.
Син бит минем йөрәктәге
Иң моңлы таңгы җырым.

Сокландыра мине синең
Гөлләр булып үсүең.
Күбәләкләр, бал кортлары.
Кабатлыйлар исемең.

Таң калдыра мине синең
Сөюдә сабырлыгың.
Син бит минем йөрәктәге
Иң моңлы таңгы җырым.

Моңландыра мине синең
Чишмә булып агуың.
Бу бит минем сагышланып,
Өзелеп сагынуым.

Таң калдыра мине синең
Сөюдә сабырлыгың.
Син бит минем йөрәктәге
Иң моңлы таңгы җырым.

Голосов пока нет
« »