Бер тутырып карадың

Синең күзләргә карыймын —
Зәңгәр күл сыман тирән.
Сихри моңлы сергә тулы
Сагыштан барын күрәм.

Бер тутырып карадың,
Иркәләдең, назладың.
Күз нурларың алып килде
Миңа сөю назларын.

Ике күзең — ике йолдыз,
Балкый күңел күгендә.
Сөюең кадыйсы мәңге
Саклыйм йөрәк түрендә.

Бер тутырып карадың,
Иркәләдең, назладың.
Күз нурларың алып килде
Миңа сөю назларын.

Синең күзләр гашыйк ите,
Йөрәгем сагышлана.
Тормыш маягы бул иркәм
Гомерем агышында.

Бер тутырып карадың,
Иркәләдең, назладың.
Күз нурларың алып килде
Миңа сөю назларын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (9 голосов)
« »