Сиңа җыр бүләк итәм

Категория: көе сүзләре

Исемеңне әйтми генә
Сиңа җыр бүләк итәм.
Минем ничек сөюемне
Соңлап аңларсың, иркәм.

Исемеңне әйтсәм әгәр,
Җыр таралыр дөньяга.
Исемеңне ишетерләр,
Ятлар керер арага.

Исемеңне әйтми генә
Сиңа җыр бүләк итәм.
Җырым яныңа килер дә
Серемне сөйләп китәр.

Исемеңне әйтсәм әгәр,
Җыр таралыр дөньяга.
Исемеңне ишетерләр,
Ятлар керер арага.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (6 голосов)
« »