Сират күпере

Син һаман көләсең,
Җанымны теләсең…
Ә минем күңелем моңлана.
Мәхәббәт янәшә,
Йөрәккә ул дәшә,
Читләрне, ятларны тыңлама.

Ялгыз җырлар җырлый-җырлый
Инде күп йөрдем.
Әйдә китик, бергә үтик
Сират күперен!
Әйдә китик, бергә үтик
Гомер юлларын,
Икәү бергә җырлыйк, әйдә,
Сөю җырларын.

Син — сылу су кызы,
Мин — гади җир улы,
Тик гади түгел шул мәхәббәт.
Тараттың сагышны,
Йөрәкләр кавышты…
Җанымда — мең ләззәт, мең рәхәт.

Ялгыз җырлар җырлый-җырлый
Инде күп йөрдем.
Әйдә китик, бергә үтик
Сират күперен!
Әйдә китик, бергә үтик
Гомер юлларын,
Икәү бергә җырлыйк, әйдә,
Сөю җырларын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »