Сабый чагым

Категория: көе сүзләре

Ниләргә икән сине сагынам,
Бәгърем өзелә, җилләр иссәләр.
Әремле урам, туган авылым,
Хуш исле бөтнек, талгын чишмәләр.

Әллә инде мин үсеп җиттем,
Үзем сизмәстән, тоймастан үзем.
Хатирәләрем яшьлеккә илтте,
Йомып ачканчы сабый чак күзен.

Сабый чагыма юк инде юллар,
Офыктан ерак бала чак иле.
Әремле үрләр, газиз авыллар
Һаман дәшәләр, дәшәләр мине.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.6 (10 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »