Мин әле сиңа вәгъдәләр бирмим,
Моң чишмәсеннән, моң аласым бар:
Сагынулар аша, зарыгулар аша
Мәхәббәтемнең сыналасы бар.
Мин әле сиңа вәгъдәләр бирмим,
Үз күңелемә ышанасым бар,
Шикле уйлардан, икеләнүләрдән,
Мәңге — мәңгегә бушанасым бар.
Мин әле сиңа вәгъдәләр бирмим,
Синең сөюгә тиңләшәсем бар:
Күзгә-күз карап, йөрәгем белән
Сөйләшәсем бар, киңәшәсем бар.