Мин бит сине, мин бит сине
Һаман яратам.
Тавышыңны былбылларга
Мин бит охшатам.
Мин дә җырлыйм, мин дә сайрыйм,
Сиңа кушылып,
Күңелеңә кереп кунып,
Сайрар кош булып.
Зәй-зәй-зәй-Зәйтүнәм, асыл кошым
Зифам талым, җаным, җанашым!
Зәй-зәй-зәй-Зәйтүнәм, асыл кошым
Зифам талым, җанашым!
Мин бит сине, мин бит сине
Һаман сагынам!
Һәр көн саен хәбәр көтәм
Киткән ягыңнан.
Искә төшер, хәтерлә син
Бергә чакларны!
Минем күңел башкаларга
Күзен атмады!
Зәй-зәй-зәй-Зәйтүнәм, асыл кошым
Зифам талым, җаным, җанашым!
Зәй-зәй-зәй-Зәйтүнәм, асыл кошым
Зифам талым, җанашым!
Мин бит сине, мин бит сине
Көтәм һаман да.
Хатлар язам, тагын язам,
Җыртып атам да.
Үзем җырлыйм, үзем җылыйм,
Син дә җылыйсың.
Җылап җырлама, сандугач,
Бәхет күрмисең!
Зәй-зәй-зәй-Зәйтүнәм, асыл кошым
Зифам талым, җаным, җанашым!
Зәй-зәй-зәй-Зәйтүнәм, асыл кошым
Зифам талым, җанашым!