Үп син мине иренемнән,
Сусылларың беткәнче!
Иңнәремнән кочып алып,
Күзләремә генә багып,
Үп син мине, әйдә, үп!
Үп сиң мине, коч син мине, үп!
Иренеңдә иреннәрем бит!
Бер үбүең мең газапка торсын,
Иреннәрең тәме юксындырсын!
Бер үбүең мең рәхәткә торсын,
Иреннәрең тәме юксындырсын!
Алсу чия иреннәрең
Кайнар үбүеңне көтә бит!
Соңга калмый очрашырга,
Балдакларны алышырга
Биргән вәгъдә безне көтә бит!
Үп син мине, коч син мине, үп!
Күзләрең дә минем күзләр бит!
Бер үбүең мең газапка торсын,
Иреннәрең тәме юксындырсын!
Бер үбүең мең рәхәткә торсын,
Иреннәрең тәме юксындырсын!
Бер үбешү — мең дәва ул,
Азакларда мин сизәм.
Үбүләрең — сусыл чишмә!
Тик син генә йөрәгемдә!
Татлы да соң мәхәббәт!
Үп син мине, коч син мине, үп!
Күзләрең дә минем күзләр бит!
Бер үбүең мең газапка торсын,
Иреннәрең тәме юксындырсын!
Бер үбүең мең рәхәткә торсын,
Иреннәрең тәме юксындырсын!