Ай юллары

Категория: көе сүзләре

Ай юлы — гәрәбә юл,
Ай юлы — мәгарә юл.
Мәгарә эчләреннән
Тәгәри йомгагын.

Ай юллары, юллары,
Бу — сөюнең куллары.
Ай юллары, юллары
Сиңа сузылган.

Ай юлы буйлап бар син,
Ай юлы буйлап бар син.
Ай юлы буйлап барсаң,
Сөюгә тарырсың.

Ай юллары, юллары,
Бу — сөюнең куллары.
Ай юллары, юллары
Сиңа сузылган.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (6 голосов)
« »