Җирсү

Сагыну-сагышларга
Чара табалмыйча
Авылыма кайткан чагымда,
Үзәкләрне өзеп, яңара яңадан
Мәтрүшкәләр исе җанымда.

Бала чагым калган
Эзләрне эзләргә
Үрләренә йөгереп менгәндә,
Бәбкәләре белән казлар йөри һаман,
Атлар кешнәп кала үзәндә.

Кай якларга китеп
Гомер кичерсәм дә,
Кем генә булсам да, кайчан да,
Газиз туган халкым, әткәм-әнкәм хакы
Авылыма дәшеп кайтара.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.6 (7 голосов)
« »