Ыгы-зыгы

Категория: көе сүзләре

Әби-бабай һәм дә абый-апа,
Әти-әни янә бала-чага —
Барысы да тыз-быз, тыз-быз килә —
Ары чаба әле, бире чаба.

Ыгы-зыгы, ыгы-зыгы,
Офыкларда алсу таңнар сызыгы.
Бие-җырла, көл-шаркылда —
Бу дөньяның шундый кызыгы!

Кояш бата, кояш калка һаман.
Уфылдата, ахылдата заман.
Арып чабып, бире чабып яшәү
Бездәйләргә, сездәйләргә таман.

Ыгы-зыгы, ыгы-зыгы,
Офыкларда алсу таңнар сызыгы.
Бие-җырла, көл-шаркылда —
Бу дөньяның шундый кызыгы!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.4 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »