Ялгыз хатын (беренче вариант)

Ялгыз хатын — ялгыз каен,
Өзгәли көзне җилләр.
Яфраклар иртә саргайган,
Әллә чит туган җирләр…

Сыгылсаң да, сына күрмә —
Син бит җирнең бизәге.
Давыл узар, кояш чыгар,
Тик чак кына түз әле.

Ялгыз хатын — ялгыз каен,
Ялгыз булу кыендыр.
Янында бит сөйгәне юк,
Әй, Ходаем, сыендыр.

Сыгылсаң да, сына күрмә —
Син бит җирнең бизәге.
Давыл узар, кояш чыгар,
Тик чак кына түз әле.

Елар чакта емаясың,
Яшисең әрнеп-көеп.
Көтәсең бердән-береңне —
Сүнмәгән соңгы өмет.

Сыгылсаң да, сына күрмә —
Син бит җирнең бизәге.
Давыл узар, кояш чыгар,
Тик чак кына түз әле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.8 (13 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »