Кызыл розалар

Күптән түгел бүләк иткән идең
Бәхет гөле — хуш исле кызыл розалар,
«Яратам!» — дип әйтмәсәң дә беләм,
Сөю билгеләре бит алар.

Кызыл розалар, кызыл розалар
Кызыл розалар — сөю гөлләре.
Кызыл розалар, кызыл розалар
Күңелләреңнең кайнар хисләре.
Тик озакка җитсен мәхәббәтең,
Сулмасыннар бәхет гөлләрең,
Сулмасыннар бәхет гөлләрең!

Кемнәр генә сезгә сокланмый,
Сөю гөле, бәхет гөле — кызыл розалар.
Тик гөлләрен чәнечкеләр генә саклый,
Сузылмасын өчен ят куллар.

Кызыл розалар, кызыл розалар
Кызыл розалар — сөю гөлләре.
Кызыл розалар, кызыл розалар
Күңелләреңнең кайнар хисләре.
Тик озакка җитсен мәхәббәтең,
Сулмасыннар бәхет гөлләрең,
Сулмасыннар бәхет гөлләрең!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.4 (36 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »