Туй җыры (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Беренче туй күптән онытылды,
Көмеш туйга әле иртәрәк.
Тик йөрәгем ярсып тибеп куйды
Туй буласы йортка җитәрәк.

Туйда, туйда, туйда җырлап һич туймыйсың,
Эх! Кияү булып йөргән чакны уйлыйсың.
Бас, бас, бас бу якта,
Бас, бас кызу чакта.
Тал булып бөгелсен такта —
Туйда бии тукмак та.

Әйтерсең лә урам әйләнеп,
Төштек менә икәү чанадан.
Кар-бураннар, кыңгыраулар белән
Яшьлек кайтты кебек яңадан.

Туйда, туйда, туйда җырлап һич туймыйсың,
Эх! Кияү булып йөргән чакны уйлыйсың.
Бас, бас, бас бу якта,
Бас, бас кызу чакта
Тал булып бөгелсен такта —
Туйда бии тукмак та.

Еллар үткәч, яшәү шатлыгы
Көчле була икән бигрәк тә.
Туйда биеп, идән җимерерлек
Дәрт саклана икән йөрәктә!

Туйда, туйда, туйда җырлап һич туймыйсың,
Эх! Кияү булып йөргән чакны уйлыйсың.
Бас, бас, бас бу якта,
Бас, бас кызу чакта.
Тал булып бөгелсен такта —
Туйда бии тукмак та.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (13 голосов)
« »