Уртаклаш кешенең кайгысын

Категория: көе сүзләре

"Үзең һәрчак кояш", — дисез дә,
Белмисез күңелдә ни барын.
Дусларга табам мин җылы сүз,
Башымнан ашса да үз кайгым.

Бер телем икмәкне икегә
Бүлешер дусларың булсын ул.
Кайгылар, шатлыклар килгәндә
Үз иткән җан дуслар булсын ул.

Болытлар артына керсә дә,
Кояш һич югалтмый җылысын.
Үз кайгым тау хәтле булса да,
Үз итәм кешенең кайгысын.

Бер телем икмәкне икегә
Бүлешер дусларың булсын ул.
Кайгылар, шатлыклар килгәндә
Үз иткән җан дуслар булсын ул.

Кайгылар гел сорап йөрмиләр,
Күзләрдән таммасын канлы яшь.
Үз ит син кешенең хәсрәтен,
Син аның кайгысын уртаклаш.

Бер телем икмәкне икегә
Бүлешер дусларың булсын ул.
Кайгылар, шатлыклар килгәндә
Үз иткән җан дуслар булсын ул.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.9 (9 голосов)
« »