Күңелем Ленин белән сөйләшә

Казан әле, Казан уянмаган,
Яфрак белән яфрак серләшә.
Йөрим таңда Ленин урамында,
Күңелем Ленин белән сөйләшә.

Бу чәчәкләр җирдә бик күп булыр,
Салкын җилләр әгәр тимәсә…
Уйларымны төбәп киләчәккә,
Күңелем Ленин белән сөйләшә.

Без узарга тиеш, әй, юллар бар,
Зур эшләргә чакырып ил дәшә.
Шулай юлга чыгар алларыннан
Күңелем Ленин белән сөйләшә.

Янар өчен каян килсен хисләр,
Бүгенгене йөрәк сөймәсә.
Казан әле, Казан уянмаган,
Күңелем Ленин белән сөйләшә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.7 (6 голосов)
« »