Ул Казанда яшәгән

Категория: көе сүзләре

Зур кыяга баскан яшь бөркеттәй,
Ильич тора мәрмәр ташында.
Без-чәчәкләр җыеп китерәбез,
Баш иябез аның каршында.

Аның исемен йөрәкләрдә йөртеп,
Без җиңүләр яулап алабыз.
Яшь Ульянов үткән якты юлның
Истәлеген саклый калабыз.

Киң Иделнең ярларына басып,
Тыңлаган ул дулкын моңнарын;
Дулкыннар да сагынып сөйли төсле
Яшь Ильичның бездә торганын.

Ул — яшь бөркет зәңгәр киңлекләргә
Очар өчен канат какканда,
Ул беренче башлап көрәшләргә
Күтәрелгән безнең Казанда.

Ул кабызган утның ал нурлары
Бар илләргә балкып тарала,
Ул бүген дә безнең белән яши,
Ул бүген дә безнең арада.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
« »