Горурлыгым

Кеше җирдә йорт-җир, нигез кора
Тимәсен дип җилләр, салкыннар.
Зур илемдә минем өем, гаиләм,
Республикам, туган халкым бар.

Бу дөньяда мин бер ятим түгел,
Горурлыкка тулы хакым бар:
Тигезләргә мине тигез иткән
Республикам, туган халкым бар.

Ил йомышын кайда үтәсәм дә
Сынатмаска дигән антым бар —
Балаларын күреп, сынап торган
Республикам, туган халкым бар.

Ямансулап калсам мин еракта,
Үзәгемә үтсә салкыннар,
Җылысына кайтып сыенырга
Республикам, түган халкым бар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »