Чакырдың болыннарга

Чишмәнең челтер-челтер
Агышын тыңла, дидең.
Тыңларга кошлар моңын
Урманга алып килдең.

Чакырдың болыннарга,
Күр, дидең, әнә ничек,
Гөлләрне-чәчәкләрне
Иркәли, җилләр исеп.

Игеннәр шаулап торган
Кырларны күр син, дидең.
Шушыннан бит башлана
Муллыгы туган илнең.

Чакырдың болыннарга,
Күр, дидең, әнә ничек,
Гөлләрне-чәчәкләрне
Иркәли, җилләр исеп.

Өйрәтте мине тормыш
Давылга бирешмәскә.
Син җырлап яшә, диде,
Хакым юк килешмәскә.

Бар булган серләремне
Җыр итеп җырлар өчен —
Көч бирдең йөрәгемә
Арттырдың сөю хисен.

Җилкеттең йөрәгемне —
Бу җырым синең хакта.
Әй тормыш гүзәллеге,
Җырларда җырларлык ла!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »