Идел буйларына тагын
Әйләнеп кайтсам иде,
Ал чәчәкләр арасында
Бер җырлап ятсам иде.
Җир җиләге белән мине
Иркәм сыйласа иде,
Элеккечә бер иркәләп,
Башым сыйпаса иде.
Бу җыр Вафирә Гыйззәтуллина, Зилә Сөнгатуллина репертуарында бар
«
»