Нурлы Казан

Категория: көе сүзләре

Кичкәнсең күп гасырларны,
И борынгы яшь калам!..
Һәр урамың ташыңнан мин
Җылы табам, ямь табам,

Туган җиргә, кешеләргә
Чиксез гашыйк бер егет —
Нурлы Казан буйлап барам,
Йолдызларга үрелеп!
Күлләреңә килеп чыгам,
Иделеңне сөям мин,
Назлы, якты дулкыннарга
«Саумы, Казан!» диям мин.

Гасырларны кичсәң дә син,
Мәңге япь-яшь, башкалам, —
Безне шулай матурлыкка,
Батырлыкка дәш һаман!

Туган җиргә, кешеләргә
Чиксез гашыйк бер егет —
Нурлы Казан буйлап барам,
Йолдызларга үрелеп!
Күлләреңә килеп чыгам,
Иделеңне сөям мин,
Назлы, якты дулкыннарга
«Саумы, Казан!» диям мин.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »