Чаллыдан хат

Категория: көе сүзләре

Көнен дә, төнен дә, эш кайный Чаллыда,
Эшлибез кайвакыт онытып ялны да,
Баһадир шикелле заводлар төзибез,
Дулкыннар сыман, гел тынгысыз үзебез.

Әгәр син килергә уйласан,
Кирәкми чакыру хатлары.
Юлга чык, юл әйтер — әнә ул данлы җир,
Әнә ул — зур Чаллы яклары.

КамАЗны җырга тиң булсын дип корабыз,
Салкында, челләдә — цехларда, кырда без;
Шуңадыр максатның, хыялның олысы,
Хисләрнең сафлыгы, күңелнең җылысы.

Әгәр син килергә уйласан,
Кирәкми чакыру хатлары.
Юлга чык, юл әйтер — әнә ул данлы җир,
Әнә ул — зур Чаллы яклары.

Көнен дә, төнен дә эш кайный Чаллыда,
КамАЗны корабыз онытып ялны да;
Берәү дә омтылмый тарихка керергә,
Тик белә: чын яшьлек, бәхет — ул биредә.

Әгәр син килергә уйласан,
Кирәкми чакыру хатлары.
Юлга чык, юл әйтер — әнә ул данлы җир,
Әнә ул — зур Чаллы яклары.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (3 голоса)
« »