Ак кала

Чаллы дигән бездә гүзәл як бар,
Гөрли анда сабан туйлары.
Кыюларны дәшә үз кырына
Без яшәгән Кама буйлары.

Безнең торган җиребез —
Яр Чаллы,
Ил телендә КамАЗ атала.
Кама ярларында
Күтәрелә ак кала —
Аккошлар гүя канат кага!

Утлар уйный безнең яшь кулларда,
Мәхәббәттән күңел очына.
Туа бәхет, хыял чынга аша,
Язмыш белән язмыш кушыла.

Безнең торган җиребез —
Яр Чаллы,
Ил телендә КамАЗ атала.
Кама ярларында
Күтәрелә ак кала —
Аккошлар гүя канат кага!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
« »