Ык буйлары

Бик сагындым Ык буйларын,
Ашыгып аккан суларын;
Ык сулары басар төсле
Йөрәгем ярсуларын.

Йөрер идем тугаенда,
Кайтсам Ык буйларына;
Яшел болын, бөдрә таллар
Гел минем уйларымда.

Зәнгәр күктән очкан кошлар
Ыкка китәдер кебек;
Алсу йөзем, нечкә билем
Сагынып көтәдер кебек.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.6 (15 голосов)
« »