Аккош йөзә, дәрья гизә,
Дулкынлатып шәүләсен.
Дошманнарның күле кипсен,
Безнең диңгез шауласын.
Аккош оча, йолдыз коча,
Киңлекләргә туймыйча.
Без тынмабыз дошманнарның
Исмен җирдән җуймыча.
Аккош очар ил буйлап,
Шаулап искән җил булып.
Без яшәгәндә ил булып,
Дошман очар көл булып.
Бу җыр Мирсәет Сөнгәтуллин, Рәшит Ваһапов репертуарында бар
«
»