Бөдрә тал (икенче вариант)

Җиргә таба башын игән
Су буенда бөдрә тал.
Тал төбендә ялгыз калган
Бөдрә чәчле комиссар.

Комиссарның чигәсенә
Дошман ядрәсе тигән;
Бөдрә чәчле комиссарның
Канлы күзләре иңгән.

Йөгереп килде шәфкать кызы,
Ертты аклы күлмәген.
Бәйләде ул комиссарның
Канга баткан күзләрен.

Аклар килеп комиссарның
Ярасына типтеләр.
Шәфкать кызын мәсхәрәләп,
Талга асып киттеләр.

Түбән таба башын игән
Су буенда бөдрә тал.
Тал төбендә шәфкать кызы,
Тал төбендә комиссар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1.5 (2 голоса)
« »