Тормыф авырлыгын күрде
Япь-яшь кенә булса да,
Шат күңелле, ачык йөзле,
Күрше кызы, ярлы кызы
Комсомолка Гөлсара.
Туплар шартлый, җирләр тетри,
Йолдыз якты, төн кара.
Мылтык алып, кылыч тагып,
Ак бандага каршы бара
Комсомолка Гөлсара.
Зур сугышта дошманнарның
Йөрәгенә ут сала.
Ләкин үзе, яраланып,
Киң далада ятып кала
Комсомолка Гөлсара.
Үтте еллар, акты сулар,
Чәчәкләнде киң дала.
Киң далада ерак калды
Күрше кызы, ярлы кызы
Комсомолка Гөлсара.
Тормышыбыз матурланды,
Илебез алга бара.
Йөрәкләрдә нык саклана
Синең исемең, матур исемең,
Комсомолка Гөлсара.