/«Тормыш җыры» пьесасыннан/
Җырга салып хат җибәрәм, Фатыймам!
Җыр сөюче дусларым артыннан.
Бик ерак-ерак җирләрдән.
Ут эчендәге илләрдән —
Өзелеп сәлам сиңа Басыйрдан.
Мин исән,
Мин үлмәм,
Бетмәс көч алам
Туган илемнән.
Илем өчен утка керәм, җан алмам,
Янмый чыгам мин янар таулардан.
Җаным, бәгырем, синен өчен,
Сине үстергән илем өчен
Упкыннарга керәм яңадан.
Мин үлмим,
Җиңелмим,
Җиңелә торган кеше
Түгел мин.
Шашкын сагыну баса кайчак, гүзәлем!
Сине сагынам, Фатыймам, йөрәгем.
Сагыну көч бирә, җиңелмәм,
Домшанга мәнге бирелмәм.
Көт, югалтма мине, теләгем.
Мин исән,
Мин үлмәм,
Мәхәббәт көчле
Диләр үлемнән.
Кайтмый калсам, туфрак булсам, бәхил бул!
Елак булма, Фатыймам, батыр бул!
Туган илдән көч алырсың,
Миңа тиң дуслар табарсың.
Мин җыр булып сиңа кайтырмын.
Үлсәм дә,
Җиңелмәм,
Мәхәббәт көчле
Салкын үлемнән.